Лениногорскидан Наил Сәйдәшев «Каюм Насыйриның тууына 200 ел» медале белән бүләкләнде
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскидан Наил Сәйдәшев «Каюм Насыйриның тууына 200 ел» медале белән бүләкләнде

Бөтендөнья татар конгрессы «Татмедиа» агентлыгы белән берлектә Казан шәһәрендә Бөтенроссия татар журналистлары форумын үткәрде.

Форум башкаланың 80 нче мәктәбендә узды, ул мәктәп татар галиме, язучысы, тел белгече Каюм Насыйри исемен йөртә.

Лениногорск ветераннар советының активы, туган якны өйрәнүче Наил Сәйдәшев шулай ук анда катнашты. Ветераннар советында эшләп килүче «Ветеран» туган якны өйрәнү музее эше турында чыгыш ясаган. Чыгышында  Лениногорск районының Ачык, Ялан тауда Гражданнар сугышы герое Александр Кондратьевның һәлак булган урынында мемориаль такта ачу турында видеоматериал күрсәткән.

“Безнең ветеранның энтузиазмы һәм активлыгы зур хөрмәткә лаек. Чөнки тарихи хәтерне саклау — ул белемне дә, зур күңел бирелгәнлекне дә таләп итүче гаять зур хезмәт”, - ди Ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова.

Тарихи мирасны өйрәнүдә һәм саклауда зур өлеш керткәне өчен Наил Сәйдәшевка «Каюм Насыйриның тууына 200 ел» медале тапшырылды. Котлыйбыз!

фото: С.Арсланова

 


Нет комментариев