Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Нефтьчеләр төбәкләргә табибларны җәлеп итәргә булыша

Җәй көне Лениногорскига практикага студент-медиклар Россиянең 8 регионыннан килделәр.

 


«Татнефть» иҗтимагый советында әйтелгән фикер - инициатива компания тарафыннан хупланды һәм нефть төбәгендә киң таралыш алды. Һәм менә  компаниянең грант акчалары безнең районга берьюлы ике белгеч – табиб-рентгенолог һәм табиб-онкологны җәлеп итәргә ярдәм итте.

Алия һәм Рамиль Минязевлар – ир белән хатын. Икесе дә Тимәшнеке. Кечкенәдән үк табиб булырга, кешеләргә файда китерергә хыялланганнар. Бүген Алия Илдаровна – рентгенолог, Рамиль Рафисович – онколог.

-    «Татнефть» грантлары конкурсы - бик яхшы инициатива. Безнең студентлар отрядларына ярдәм генә ни тора.  2021 елда Лениногорск районының сәламәтлек саклау системасы буенча 4 грант алдык, - ди Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров.

Бу грант кампаниясендә дә Лениногорск медиклары катнаша. Проблемалы сораулар һәрвакыт бар. Ә «Татнефть» грантлары - аларны төгәл хәл итү өчен мөмкинлек.

Юлия Могила

Сергей Трусов фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев