Нефтьчеләр хезмәте хөрмәтенә һәм халыкка бүләк - Яңа Чыршылы авылында яңа сквер барлыкка килде
Лениногорск районының Яңа Чыршылы авыл җирлегендә Татарстан нефтен беренче ачучылар хөрмәтенә яңа сквер барлыкка килде.
Биредә яшәүчеләрнең инициативасын юбилейлар елында “Татнефть” хуплады. Барлыкка килгән ямьле урында ял итәргә, төрле буын халкы белән күрешеп, аралашырга, үткәннәрне искә алырга һәм киләчәк турында уйланырга була.
Проект башлангычыннан алып, гамәлгә ашыруга кадәр озын юл үтте. Сквер турында фикер 3 ел элек барлыкка килгән, бары 2024 елның декабрендә муниципалитетлар өчен грант конкурсының финалына узган. Төзелеш башланыр алдыннан ветеран-нефтьчеләр, авылда яшәүчеләр, архитекторлар һәм дизайнерлар белән фикер алышулар үткәрелде. Кайчандыр ашханә һәм складлар урнашкан территория хәзер матур һәм уңайлы урынга әйләнде: монда эскәмияләр, чәчәк түтәлләре урнаштырылган, яктырткычлар куелган, плитәләр түшәлгән.
- Мин бу авылда 50 ел гомер итәм. Элегрәк эшкә шушы урамнан бара идек. Ә бүген монда нинди матур урын барлыкка килде. Халык бик канәгать, - ди авылда яшәүче Мария Денисова.
Паркта беренче нефтьчеләр батырлыгына куелган истәлекле билгеләр дә бар, үзләренең Нефтьчеләр монументы да аерым бер ямь биреп тора.
- Бу сквер – безнең хәтер символы, хезмәт һәм энтузиазм белән Татарстанның нефть промышленностен башлап җибәргән кешеләргә карата рәхмәт һәм хөрмәт символы. Нефтьчеләр эшчәнлегендә минем бабайның да өлеше бар, ул Тимәштә 3 нче скважинада нефть һәм газ чыгару буенча операторларның берсе иде. Аның улы – минем әти, Лениногорскида Нефть монументы төзегәндә катнашкан. Яңа Чыршылылар арасында да нефть тармагының күренекле хезмәткәрләре һәм ветераннары шактый. Бу урынны ачып, без яңа буыннарга ата-бабалар калдырган мирасны сакларга һәм үстерергә әйтәбез», - ди авыл җирлеге башлыгы Регина Мөхәмәтшина.
Әлеге урын - парк шулай ук җирле халыкның мәдәни тормыш дәрәҗәсен сизелерлек яхшыртачак. Җәй көне биредә бию кичәләре, концертлар, балалар өчен уен программалары, спорт чаралары үткәрергә мөмкин.
Компаниянең грант конкурсы акчаларына авыл җирлегендә төзекләндерү эшләре моның белән генә тәмамланмаган әле. Реконструкциядән соң якын арада Кузайкино авылындагы форель чишмәсе халыкны һәм юлчыларны шифалы, чиста су белән сыйлаячак.
Анастасия Петрова
Сергей Трусов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев