Очучы Антон Шпаклеров яшь лениногорскилыларга алга максат куюдан курыкмаска чакырды
Бездә космонавт булып китте.
“Космоста җен-пәриләр яки “инопланетянин” бармы?”, “Галәмдә сез ничек юынасыз?” “Очыш алдыннан космонавтларның ышанулары юраулары бармы?” – әнә шундый һәм тагын башка бик күп төрле сораулар яудырдылар яшь лениногорскилылар очучы Антон Шкаплеров белән очрашуда.
Лениногорскига космонавт, техник фәннәр кандидаты, Россия Һава-космик көчләре полковнигы, Россия Федерациясе Герое Антон Шкаплеров эшлекле визит ясады. Әйтергә кирәк, ул моннан ун ел чамасы элек Лениногорскига килгән булган.
Журналистлар белән очрашуында ул безнең төбәкнең табигатен, кешеләрен ошатуын әйтте. Килүенең максаты – космос турында белемнәрне пропагандалау, яшьләрне галәм белән бәйле һөнәргә кызыксындыру.
Антон Шкаплеров 4 тапкыр очыш ясый. Барлыгы 709 тәүлек, 8 сәгать 4 минут галәмдә була. 3 тапкыр чыгып, барлыгы 21 сәгать 39 минут ачык космоста була. 2023 елның 14 мартында «Роскосмос» дәүләт корпорациясенең космонавтлар отрядында эшчәнлеген тәмамлый. Хәзер ул – Юрий Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәгендә идарә начальнигы урынбасары.
Безнең райондагы эш сәфәрен Лениногорск Балалар йортыннан башлады. Монда кызлар-малайлар белән аралашты, балалар аны әйләндереп алып, сораулар яудырдылар, автографлар сорадылар. Ул алар белән чын күңелдән, гади итеп аралашты. Очучыны Балалар йортында эшләүче биолабораториягә алып керделәр, монда үсемлекләр микроклонлаштыру юлы белән үрчетелә.
Ике елга якын биредә Чәй фабрикасы эшләп килә. Хуш исле үләннәрне “Дала” заказнигыннан җыеп, киптереп, ферментлаштырып, тәмле чәйләр ясыйлар. Әлеге процесс та очучыны кызыксындырды. Ә теплицада исә ел дәвамында яшел үләннәр үстерәләр, аны да карап чыктылар.
Лениногорск нефть техникумында бик күп санда укучылар һәм студентлар очрашуга җыелды. Антон Шкаплеров кечкенәдән үк космонавт булырга хыяллануын сөйләде. Үз хыялын тормышка ашырган. “Гагарин кебек космонавт булыр өчен башта хәрби очучы-истребительгә укырга, өйрәнергә кирәк. Аннары гына космонавт булырга”, - диде.
Ачык космоска чыгуны да бик нык куркыныч дип әйтмәде. “Бер чыккач, гел чыгасы килә. Космоста эшләү авыр да, шул ук вакытта кызык та”, - дип билгеләп үтте.
Аның әйтүенчә, элегрәк космик ризыклар тюбикларда булса, хәзер исә туклану йә консерваларда, йә сублимацияле. Ягъни гади аш, әйтик, борщ яки щи яисә бәрәңге белән ит, махсус җиһазда әлеге ризыкларның бөтен сыекчасы алына, продукт җиңеләя, озак саклана. “Космоста без аңа су өстибез, берничә минут көтәсең һәм аш – әзер”, - дип сөйләде.
Очучыдан космонавтларга гына хас булган ышанулар, юраулар бармы икәнлеген дә сорадылар. Ул очыш алдыннан фотога төшмибез, үзебезнең ракетаны да очрага 2 сәгать кала гына күрәбез, диде. “Очыш алдыннан “Белое солнце пустыни” фильмын карыйбыз. Старт алдыннан булган кунакханәдә автограф калдырабыз”, - ди.
Антон Шкаплеров студентлар, укучылар белән рәхәтләнеп аралашты, сорауларына җавап бирде. Вакыт чикле булу сәбәпле, әле тагын бик күпләрнең очучыга бирергә сораулары калгандыр, дип уйлыйм. Антон Шкаплеровның визиты якты истәлек кенә түгел, ә күп кенә яшьләр өчен алга барырга һәм үз максатларына ирешергә этәргеч булыр.
Розалия Мостафина, автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев