Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ординатор, аспирант һәм студентларны өлешчә мобилизациядән кичектерү турында указ чыкты

Аспирантлар, табиб-ординаторлар һәм студентларның башка категорияләрен өлешчә мобилизациядән кичектерү турындагы указга төзәтмәләр үз көченә керде.

 Россия Президенты Владимир Путин аның имзалануы хакында хәбәр итте.

Документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

РФ Президенты аңлатканча, өлешчә мобилизациядән кичектерү хокукы югары уку йортлары, көллиятләр һәм дәүләт аккредитациясе булган фәнни оешмаларда көндезге бүлектә һәм көндез-читтән торып укучы студентларга биреләчәк. Ул шулай ук инновацион фәнни-технологик үзәк мәйданчыкларына һәм дини белем бирү оешмаларына да кагылачак.

Путин аңлатып үткәнчә, әлеге категорияләр өчен өлешчә мобилизациядән кичектерү, башка студентларга мондый хокук бирелгән кебек, башта ук күздә тотылган булган. Әмма күрсәтмәләр булмау сәбәпле документларга төзәтмәләр кертергә туры килгән.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев