Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Педагогика көллиятләрендә белем алучыларга эшкә урнашу мөмкинлекләре киңәйтеләчәк

Педагогика көллиятләренең югары курс студентлары балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәптә белем бирә, шулай ук түгәрәкләр алып бара алачак.

Дәүләт Думасының 13 июльдә узган пленар утырышында шул хактагы закон проекты икенче укылышта кабул ителде. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моннан тыш, инициативада күрсәтелгәнчә, югары уку йортларының өлкән курс студентлары университетлар һәм фәнни оешмаларда укыту-ярдәмче персонал һәм фәнни хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре вазифасын башкара алачак.

Мәгариф комитеты рәисе Ольга Казакова сүзләренчә, әлеге инициатива студентларны урта, һөнәри һәм югары белем бирү программалары буенча эшкә урнаштыру мөмкинлегенә кагыла.

«Без әле укуын дәвам итүче, шул ук вакытта эшләргә дә теләгән студентлар өчен мөмкинлекләрне киңәйтәбез», - диде ул.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, әлеге карар мәктәпләрдә кадрлар кытлыгын бетерергә ярдәм итәчәк, бу авыл җирлеге өчен аеруча актуаль. «Моннан тыш, диплом алгач, яшьләрнең эш тәҗрибәсе дә, хезмәт кенәгәсе дә булачак», - диде ул.

 

https://tatar-inform.tatar/news/pedagogika-kolliyatlarenda-belem-alucylarga-eska-urnasu-momkinleklare-kinaitelacak-5873686

фото: https://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев