Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Питрәч районында берничә эт баласын үтергән ир-ат тоткарланган

Полиция Татарстанның Питрәч районында берничә көчекне үтергән ир-атны тоткарлаган. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

Ведомство белешмәсе буенча, полициягә дүрт көчек үтерелүе турында хәбәр килә. Оператив-эзләү чаралары барышында җинаять кылуда шикләнеп Иске Шигали авылы кешесен тоткарлыйлар. 47 яшьлек ир-ат бу гамәлен этләр кешеләрне тешләү куркынычы өчен борчылганга эшләвен аңлата.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча тикшерү бара. Экспертиза билгеләнгән, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

«Татар-информ»га билгеле булганча, әлеге ир-ат хәмер куллану белән мавыга.

 Питрәч районында  Иске Шигали авылында кечкенә көчекләр үтерелә, аларның берсен асып куелган хәлдә табалар. Татарстанның Питрәч районы хакимиятендә хәбәр итүләренчә, җинаятьчене хокук саклау органнары тапкан.

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-pitrac-raionynda-bernica-kocekne-utergan-ir-at-totkarlangan-5878114

фото: Лениногорск-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев