Путин Россиядә яңа мобилизация турындагы хәбәрләрне «сафсата» дип атады
ЯҢАЛЫКЛАР

Путин Россиядә яңа мобилизация турындагы хәбәрләрне «сафсата» дип атады

Россия Президенты Владимир Путин Дәүләт Думасына сайлаулардан соң илдә мобилизациянең яңа дулкыны башланырга мөмкин дигән хәбәрләрне кире какты.

Ул мондый мәгълүматны мәгълүмати һөҗүм дип бәяләде. Бишкекта узган Шанхай хезмәттәшлек оешмасы (ШОС) саммиты тәмамланганнан соң журналистлар белән әңгәмә вакытында Путиннан Россиядә яңа мобилизация булу ихтималы турында сорадылар.

Президент бу хәбәрләрне «сафсата» дип атады һәм аларны Россиядәге вәзгыятьне тотрыксызлаштыруга юнәлдерелгән мәгълүмати һөҗүм дип бәяләде.

Яңа мобилизация турындагы фаразлар җәй дәвамында берничә тапкыр яңгырады. Аерым алганда, Украина Президенты Владимир Зеленский Россия хакимияте Дәүләт Думасына сайлаулардан соң мобилизация башларга мөмкин дип белдергән иде. Кайбер чит ил басмалары да мондый сценарий турында язды, әмма аларның чыганаклары карарның кабул ителмәвен искәрткән.

 https://shahrikazan.ru

 

 


Нет комментариев