«Бүген безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле көн. Безнең шәһәребезнең, Түбән Каманың юбилее – 60 ел». Бу хакта Түбән Кама мэры Радмир Беляев МАКС каналында хәбәр итте.
«Тарих масштабында карасак, 60 яшь – бик аз. Әмма безнең өчен бу алты дистә – тулы бер гомер, берничә буын язмышы һәм зур юл», – дип язды Радмир Беляев.
Радмир Беляев постында язганча, 1960 елның 25 декабрендә бирегә беренче төзүчеләр төялгән беренче чана-трактор поезды килгән. Алар эшне нульдән башлый: беренче йортларны төзи, юллар сала, предприятиеләр булдыра.
«Аларның хезмәте, кыюлыгы һәм киләчәккә ышанычы Түбән Каманың нигезе булып тора. 1966 елның 22 сентябрендә Түбән Кама рәсми рәвештә шәһәр дип игълан ителә. Беренче төзүчеләребезгә, хезмәт ветераннарына зур рәхмәт!», – дип билгели мэр.
Нет комментариев