Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Районда фельдшер-акушер пунктларын яңарталар

Бүгенге көндә районыбызның дүрт фельдшер-акушер пунктында ремонт эшләре тулы куәтенә бара.

Подлесный, Тимәш, Яңа Иштирәк, Зәй-Каратай авылларында медпунктлар тулысынча үзгәрәчәк.

Быел Лениногорск районында яңа ФАП биналары төзелмәячәк, ә капиталь ремонтлар үткәреләчәк.

Бүгенге көндә анда эшләр төрле стадиядә. Әйтик, Подлесныйда медпункт бинасы тулысынча ремонтланган, эчке якта да эшләр башкарылган. Якын көннәрдә ут яктырткычлар кайтачак, аннары исә мебельләр һәм җиһазлар көтелә. 

Тимәш авылында ике фельдшер-акушер пункты. Берсе – яңа, модульле ФАП. Ә икенчесе – Лесная урамы, 20нче йортта урнашкан. Хәзер ремонт вакытында медпункт адресын вакытлыча үзгәртте: ул  авыл клубында, Киров урамы, 26нчы йортта эшен алып бара, кабул итү сәгате шул килеш калды: 8.00дән 15.00 сәгатькә кадәр. Ремонт буласы бинада исә эчке якта сүтү эшләре башкарылган, монда да эш күләме зурдан.

Зәй-Каратай авылындагы медпункт та быел үзгәреш кичерәчәк. Әлеге вакытта медпункт үз эшен клубта алып бара. Медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар тудырылган. Телефон: 885595 -2-92-38.

 Ишекләрне, тәрәзәләрне алыштыралар, идән, стеналар яңартыла, электрүткәргечләрне алыштыру буенча эшләр бара. 

Яңа Иштирәк халкы да медпункт яңарту хәбәрен шатланып кабул итте. Тышкы яктан бина тузган кыяфәттә иде, яңа төсмер алыр. Хәзерге вакытта стеналарны, идәне ясау эшләре бара.

Күптән түгел Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Равил Шагиев ремонт бара торган район ФАПлары буенча йөреп чыкты. Башкарыла торган эшләрнең темпларын һәм сыйфатын бәяләде. Аерым алганда, ремонт эшләрен башкару графигының расланган планга туры килүен тикшерде һәм подрядчылар белән агымдагы оештыру мәсьәләләре турында фикер алышты.

Белешмә.
Лениногорск районында фельдшер-акушерлык пунктларына (ФАПларга) капиталь ремонт «Озак һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча, шулай ук авылда сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү республика программасы кысаларында үткәрелә. Бу объектлардагы яңартулар район авылларында медицина ярдәменең сыйфатын һәм аннан файдалану мөмкинлеген арттырырга ярдәм итәчәк, димәк, анда яшәүчеләргә дә яхшы булачак.

фотолар: Лениногорск ЦРБ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев