Районда матур чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр
Лениногорскида узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә чәчәк үсентеләре белән сату итүчеләр булды.
Төсле хризантемалар берәүне дә битараф калдырмады.
Мультифлоралар, корея хризантемалары белән үз участоклары булган кешеләр кызыксынды. Монда сатылучы чәчәкләрне хәзер – көзен бакчага утыртырга кирәк.
- Без үз эшебезне моннан 2 ел элек кыяр-помидор үстерүдән башладык. Аннары чәчәкләр үстерү дә безне кызыксындырды. Язын җәйге чәчәкләр – петунияләр үстерәбез. Зур теплица төзедек. Теплицадан февральдән ноябрь аена кадәр кулланабыз, - дип сөйли эшмәкәр Александр Мартынов.
Районыбызның Керкәле авылында чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнүче эшмәкәр чәчәкләрне чыбыкча килеш Голландиядән кайтарталар да, аннары монда үрчетәләр икән.
Үзе, хатыны һәм хатынының әнисе белән матурлыкны булдыру, кешегә яхшы кәеф бүләк итүче чәчкәләр үстерү белән шөгыльләнәләр.
фотолар: Р. Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев