Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Районның авыл хуҗалыгы ветераны 90 яшен билгеләп үтте

Лениногорск районының агропромышленность комплексы ветераны Капитон Петрович Саушкин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул районның Яңа Сережкино авылында туа. Хезмәт юлын яшьтән үк башлый. Мәктәпне тәмамлагач армиядә хезмәт итә, хезмәттән соң Ульяновск авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

Шуннан соң гомер буе район авыл хуҗалыгы тармагында эшли,  агрономнан совхоз директорына кадәр юл үтә. «Подлесный», «Путь к коммунизму» совхозларында җитәкче була.

Капитон Петровичның дусты – Василий Петрович Кузьмичев, ул гел аның янәшәсендә була. Дустының киңәшләрен, ярдәмен тойган.

Капитон Саушкинның хезмәттәге данлы юлы, фидакарьлеге өчен «ТАССРның атказанган агрономы» дигән мактаулы исем бирәләр. Хатыны Мария Александровна белән бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр.

Ветеранны юбилее белән Лениногорск авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов котлады, ул ветеранга «Агропромышленность комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесен тапшырды.

Лениногорск кошчылык фабрикасы вәкилләре котлады. Шәһәр башлыгы урынбасары Галия Урманова хезмәте өчен рәхмәт белдерде, бүләкләр һәм РФ Президенты Владимир Путинның котлавын тапшырды.

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев