Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Районның Иске Куак авылы балалары яңартылган мәктәпкә киләчәк

Хәзерге вакытта Лениногорск шәһәре һәм районында өч мәктәптә төзекләндерү эшләре бара.

Аларның икесе шәһәрдә –  12 нче  лицейда һәм 14 нче мәктәптә азык-төлек блогы яңартыла. Ә өченчесе – районның Иске Куак мәктәбе.

Авылда мәктәпне төзекләндерү, аның директоры һәм укытучылар коллективы өчен генә түгел, шушы авылда яшәүчеләр өчен  зур вакыйга. Мәктәп бит ул – авылның тоткасы, хәтта ышанычы дип әйтергә була.

Районның Иске Куак мәктәбендә киң колач җәеп төзекләндерү эшләре бара. Мәктәп 1992 елның гыйнварында файдалануга тапшырылган. Аны 28 ел педагоглык стажы булган Наталья Георгиевна Косухина җитәкли. Әлбәттә, бу укыту һәм тәрбия эшләренә генә кагылмый, төзекләндерү барышында да җитәкче иң алгы планда.

 Төзекләндерү эшләре 2025 елның 10 нчы мартыннан башланып, хәзерге көнгәчә дәвам итә. Әлеге эшләр  “Гаилә” илкүләм проектының «Мәктәп һәм балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү» республика программасы кысаларында үткәрелә.

Бик күп эшләр башкарылган һәм ремонт тәмамланып килә. Ремонт эшләре барышында электрүткәргеч һәм яктырту, канализация системасы, суүткәргеч, җылыту системасы алыштырылган. Мәктәп бинасындагы барлык тәрәзәләр яңартылган.  Барлык ишекләр дә яңа, ә  мәктәп бинасының төп керү урынында сак посты урнаштырылган.  Хәзерге вакытта беренче катта  төзекләндерүнең соңгы өлеше –малярлык, бизәкләү һәм башка шуның ише эшләр бара. 

Наталья Косухина, Иске Куак мәктәбе директоры:
-    Төзекләндерү әле төгәлләнмәгән, әмма 1 нче сентябрьдә, бер айдан балаларны яңартылган, бөтен уңайлыклары булган  мәктәп каршы алыр дип планлаштырабыз. Төзекләндерү эшләренең  генераль подрядчысы – СФ «Строй Град Инжиниринг» җәмгыяте. Бүгенге көндә  безнең мәктәптә 105 укучы белем ала һәм 12 мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләнә. Мәктәп  мәктәпкәчә, башлангыч, төп урта, гомуми урта белем бирү баскычларына ия иде. Ә  2022 елдан  мәктәпкәчә белем һәм гомуми урта белем бирү учреждениесе булып тора. Хезмәткәрләр коллективы педагоглар һәм мәктәпкә хезмәт күрсәтүче 34 кешедән тора.

фотолар: Иске Куак мәктәбеннән

12нче лицей фотолары авторы: Роман Богатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев