Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Районның Ивановка авылы мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәге ачылды

Әлеге үзәк табигый-фәнни һәм технологик юнәлешләр буенча эшләячәк.

“Үсеш ноктасы” үзәге “Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль пректы кысаларында барлыкка килде.

Хәзер Ивановка мәктәбенең 5нче сыйныфтан алып 9нчы сыйныф укучыларына биолгия һәм химия предметлары тагын да кызыклы булачак, тикшерү эшләре үткәрергә дә мөмкинчелек барлыкка килде.

“Үсеш ноктасы” үзәге өчен мәктәпкә өч күпфункцияле җайланма, дүрт ноутбук, робот техникасы, физика, химия, биология, экология, анатомия, нейротехнология буенча цифрлы лабораторияләр һәм инженер системаларының программалаштырыла торган модельләре конструкторы кайткан.

“Әлеге үзәк укучыларыбызга заманча белем бирү технологияләреннән һәм инновацияләрдән файдалану мөмкинлеген тәэмин итү, шулай ук цифрлаштыру, фәнни тикшеренүләр һәм гамәли тәҗрибәләр өлкәсендә аларның күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итү өчен булдырылды”, - ди мәктәп директоры Виктория Павлова.

“Үсеш ноктасы” үзәге ачылу тантанасына Башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, Мәгариф идарәсенең өлкән методисты Эльвира Әхмәдиева, авыл җирлеге башлыгы Алина Бодряева килде.

“Үсеш ноктасы” үзәге ачылуын укучылар, укытучылар түземсезлек белән көткәннәр. Яшь педагог Астафьева Полина 6нчы сыйныф укучылары белән бергә җыйган роботны тәкъдим иттеләр. 8нче сыйныф укучысы Артур Солтанов тәҗрибәле укытучы Нина Мальковская җитәкчелегендә датчиклар белән тикшеренү эшләре элементларын күрсәтте.

  • Ивановка мәктәбендә 1нче класстан 9нчыга кадәр  43 укучы белем ала.
  • Лениногорск районында “Үсеш ноктасы” үзәкләре Шөгер, тимәш, Иске Иштирәк, Зеленая Роща, Иске Куак, Куакбаш, Подлесный,  Иске писмән мәктәпләрендә эшли инде.

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2341829.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев