Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Районның Карагай авылында хәрби якташыбыз Радик Шәйдуллинга истәлек тактасы ачылды (+фотолар)

Карагай авылында махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган якташыбыз Радик Шәйдуллин истәлегенә мемориаль такта ачылды.

Ул көнне Радик Марсель улының әнисе, бертуганнары, якыннары, туганнары, дуслары, авылдашлары мәдәният йорты бинасы каршына җыелды.

Истәлек тактасы мәдәният йорты бинасының тышкы ягына урнаштырылган. Илебезне якларга киткән батыр егетләр истәлеге мәңге сакланырга тиеш дигән уйны Урдалы авыл башлыгы Гөлшат Әхмәтова күңелендә йөрткән, истәлек тактасы ачу теләге белән яшәгән. Әлеге изге эшне тормышка ашырырга һәрвакыт ярдәмгә атлыгып торучы мәрхәмәтле затлар булышкан.

Саҗидә һәм Сәгыйдулла Билаловлар – икесе дә шәфкатьле, авылның яшәеше өчен тырышып йөриләр. Талян Минязевның әнисе Карагайдан булгач, үзе башка шәһәрдә торса да, Карагайны якын итә. Авыл җирлеге менә шушы игелекле кешеләр белән истәлек тактасы куйдыруны уртага салып сөйләшкәннәр һәм бу гамәл башкарылды да. Алар әлеге чараны август башына планлаштырган булганнар, тик бераз тоткарланырга туры килгән. Радик Марсель улына 3 августта 40 яшь тулган булыр иде.

Чарага Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлнара Вагизова килде. “ Украинада барган хәрби операциядә, кызганыч, югалтулар да булып тора. Безнең бурыч – хәрбиләребезнең истәлеген мәңге сакларга”, - диде ул.

Мемориаль тактаны ачу хокукы Радик Шәйдуллинның бертуганнары Артур һәм Рамилгә бирелә. Алар ике бертуган: Радик һәм Рамил 2022 елның октябрендә мобилизация буенча китәләр. Икәү бер взводта хезмәт иткәннәр. Әлбәттә, мондый чарага СВОдан Рамил да кайткан. Солдат – геройны бер минут тынлык белән искә алдылар.

“Радик Шәйдуллин исеме безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр. Ул безнең тормышыбыз тыныч булсын өчен тырышты. Әлбәттә, районыбыз һәм Карагай өчен зур югалту. Хәрбинең әнисе кичергән югалту газабын бернинди сүзләр белән дә юатып булмый”, - ди Гөлшат Әхмәтова. Чара барышында ул Римма Нуретдиновнага – солдатның әнисенә чәчәк букеты тапшырды.

Чараны Гөлшат Әнәсовна һәм клуб мөдире Екатерина Әхмәтова алып барды. Урдалы мәктәбе укучылары чыгышы да булды.
Аннары зиратка барып, Радик Шәйдуллинның каберенә чәчәкләр салдылар.

  • Радик Шәйдуллин Карагай авылында Марсель белән Римма гаиләсендә икенче бала булып, 1984 елның 3 августында туа. Урдалы мәктәбендә белем ала. Самара өлкәсе, Камышлы политехник училищесында укый. Армия хезмәтенә 2002 елда чакырыла. Самара өлкәсендә 1 ел хәрби укулар узгач, “кайнар нокта”га – Чечняга китә. 2004 елда туган авылына кайта.
  • 2022 елның 28 октябрендә мобилизацияләнә. Мотоукчы отделениесе стрелогы, рядовой Радик Шәйдуллин 2024 елның 12 февралендә хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.

фотолар: Карагай мәдәният йортыннан

Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында 20 сентябрь санында укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев