Районыбыз авыл җирлекләрендә халык җыеннары башлана (+график)
Узган елга хисап.
Лениногорск районы авыл җирлекләрендә халык белән очрашулар, халык җыеннары башлана.
Җыеннарда авыл җирлекләре башлыклары узган елгы эш йомгаклары һәм 2026 елга планнар турында сөйлиләр. Халык үзләренең проблемалы сорауларын бирә һәм аңа турыдан-туры район җитәкчелегеннән, хезмәт җитәкчеләреннән җавап ала ала.
Мондый очрашуларда авыл җирлегендә борчулы мәсьәлә булып торган сорауларны карыйлар, үзара салым буенча проектлар раслана.
Халык җыеннарына 15 гыйнварда старт бирелә. Иң беренче көнне Кирлегәч һәм Урмышлы авыл җирлекләрендә үтә.
16 гыйнварда исә Түбән Чыршылы һәм Куакбаш авылында уза.
Җыеннар 28 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. График белән таныша аласыз.
_page-0001.jpg)
фото: редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев