Районыбыз авыл мәдәният йортлары бәйрәмгә спектакльләр әзерли
ЯҢАЛЫКЛАР

Районыбыз авыл мәдәният йортлары бәйрәмгә спектакльләр әзерли

8 март бәйрәме уңаеннан авыл мәдәният йортларында чаралар, концертлар узачак.

Авыл мәдәният йортлары социаль челтәрләргә 8 март уңаеннан үткәреләчәк афишаларны куйдылар. 

Куакбаш авыл мәдәният йортында 7 март көнне 19.00 сәгатьтә З.Зәйнуллинның «41нең арбалы хатыннары» пьесасын сәхнәләштерәчәкләр.

Урмышлы авылы мәдәният йортында 8 март көнне 19.00 сәгатьтә Х.Ибраһимның «Кызыма килер йөз кеше» спектакле була. 

Шөгер мәдәният йорты исә 6 март көнне бию кичәсенә көтеп кала. 

Авыллардагы чаралар белән үзегезнең мәдәният йортлары белдерүләрендә таныша аласыз. 

 

 


Нет комментариев