Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Районыбызның ике авыл җирлеге яңа машиналы булды

***

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика муниципалитетлары арасында смотр-конкурста җиңүчеләргә 96 Lada Niva Travel автомобиле һәм дүрт Sollers Atlant автобусы ачкычларын тапшырды. Тантаналы чара ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда узды.

«Конкурста җиңгән җирлекләребезне котлыйсым килә. 15 ел эчендә без 3562 автомобиль тапшырдык инде. Бу теләк түгел, ә сезнең эшегезнең аңлаешлылыгы, оперативлыгы һәм нәтиҗәлелеге. Гражданнарның тормыш сыйфаты җирле үзидарә органнарының оперативлыгына бәйле», - дип белдерде Миңнеханов.

Лениногорск районының ике авыл җирлеге: Шөгер һәм Иске Шөгер җирлекләре дә яңа машиналы булды. Авыл җирлекләренең башлыклары – Радик Гафиятуллин һәм Лилия Шиһапова машина ачкычларын алды.

Республика муниципалитетлары арасында смотр-конкурс 16нчы тапкыр уздырыла.

 

фотолар: мэриядән һәм«Татар-информ», Салават Камалетдинов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев