Районыбызның ике авылындагы почта бүлекчәләрендә капиталь ремонттан соң уңайлыклар тудырылды
Почта бүлекчәләрендә капиталь ремонт булды.
Куакбаш һәм Түбән Чыршылы авылларында модернизациядән соң почта бүлекчәләре үз ишекләрен ачты.
Куакбаш авылында почта бүлекчәсе бик начар хәлдәге бинада эшләп килә иде, аның бер ягында элеккеге “көнкүреш йорты”, бер ягында почта бүлекчәсе. Таш бина булса да, еллар узу белән таушалган хәлгә килә. Тышкы ягы белән үзенә тартып тормаган бинаны хәзер танырлык та түгел, ди Куакбаш авылы башлыгы Рушания Әхмәтҗанова. “Монда тулысынча ремонт эшләре башкарылды һәм уңайлыклар тудырылды. Ремонт эшләрен “Максат” фирмасы башкарып чыкты. Без бу үзгәрешкә бик куандык. Почта бүлекчәсендә эшләүче кызларыбызга уңышлар телибез”, - ди Рушания Рафиковна.
Бинаның фасады, түбәсе ясалган, ишекләр, тәрәзәләр өр-яңа, тәрәзәләрдә жалюзилар, алар тышкы яктан да куелган, җылыту системасы алыштырылган, канализация ясалган, су кертелгән, бина эчендә бераз үзгәртүләр дә үткәрергә туры килгән. “Хәзер безнең почта бүлекчәсендә клиентлар залы бар, хезмәткәрләргә эш урыны булдырылды”, - ди Куакбаш почта бүлекчәсе начальнигы Регина Вәлиева.
Ул узган елның июленнән эшли башлаган һәм аның эшкә урнашуы ремонт вакытына туры килгән. “Электрүткәргечләр дә алыштырылды, хәзер безнең почтага килүчеләр бигрәк якты, бигрәк иркен дип әйтә. Мебельләр дә кайтардылар, әйберләр куяр өчен стойкалар – барысы да бар”, - ди Регина Вәлиева.
Куакбаш авылы почта бүлекчәсе өч авылга: Куакбаш, Чүте, Сходнево-Чертанлыга хезмәт күрсәтә. Монда өчәү эшлиләр: ике почтальон һәм бүлекчә җитәкчесе үзе. Чүтедән – Фәйрүзә Кашапова, Куакбаштан – Асия Солтанова өчен хәзер эш шартлары уңай якка таба үзгәргән.
Элемтә хезмәте - безнең өчен иң кирәкле тармакларның берсе, ди авыл халкы. Чыннан да, нинди генә йомышлары төшми аларның почтальоннарга. Хәер, бүген бу хезмәт ияләрен газета-журнал, хат ташучылар гына дисәң хата булыр, мөгаен. Алар өстендә хәзер мең төрле вазыйфа.
Почта бүлекчәсенең хезмәт күрсәтү юнәлеше күп төрле. Матбугатка яздыру, хатлар белән эш итү, коммуналь түләүләр, пенсия тарату һәм башкалар.
Почта бүлекчәләрендә дәүләт хезмәтләре порталындагы хисап язмасын (учетная запись) хәзер авыл халкы шәһәргә бармыйча да, авылдагы почта бүлекчәсендә яңарта һәм раслый ала. Бу аларга порталның тулы функциясен кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Бу модернизацияләү программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле шундый хезмәт кертелгән.
Түбән Чыршылы авылында да почта бүлекчәсе өр-яңа кебек булды, ди авыл башлыгы Нурия Хәйруллина.
Монда да тулысынча ремонт үткәрелгән, эчке ягы да матураеп киткән. “Хәзер почта бүлекчәсендә хәтта кан басымын да үлчәп чыгарга була. Бик яхшы ремонт үткәрделәр. Почтальоннарыбыз олы яшьтә, аларга уңайлыклар тудырылды. Пенсияне вакытынды траталар. Исән-сау эшләсеннәр. Алар өч авылга хезмәт күрсәтәләр. Моннан тыш безнең почта бүлекчәсенә Федотовкадан, Кузьминовкадан да киләләр”, - ди авыл башлыгы.
Почта бүлекчәләрендә янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү системалары, шулай ук климатны контрольдә тоту һәм һава сафландыру җиһазлары урнаштырылган.
Мондый зур үзгәрешләр Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелгән федераль программа ярдәмендә мөмкин булды. «Россия Федерациясе цифрлы икътисады» илкүләм проектын гамәлгә ашыру максатыннан эшләнде.
Розалия Мостафина
Язма «Заман сулышы» газетында басылды.
- 2025 елда Татарстанда Россия Почтасы ремонтланган 26 почта бүлекчәсе ачылган.
- Узган елда Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча республикада 26 авыл бүлекчәләре яңартылган. Бу 48 меңнән артык татарстанлы өчен хезмәт күрсәтү сыйфатын арттырды. Модернизацияләү программасы буенча Россия Почтасы Татарстанда барлыгы 73 авыл бүлекчәсен ремонтлаган инде.
- Узган елда безнең районда Шөгер һәм Ивановкада почта бүлекчәләре ремонтланды.
фотолар: Р. Вәлиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев