Иске Писмән авыл китапханәсе үзенең 90 яшьлеген билгеләп үтте.
Бәйрәмгә китапханәчеләр, авыл халкы һәм иң актив укучылар - китапханәне якын итүчеләр җыелды. Үзәкләштерелгән китапханә системасы директоры Ләйсән Галимовадан аерым рәхмәт сүзләре яңгырады. Ул китапханә тормышына үз хезмәтләре белән өлеш керткән китапханәчеләргә, шулай ук китапларга тугрылыклы һәм чараларда катнашкан актив укучыларга Рәхмәт хатлары һәм дипломнар тапшырды.
Төрле елларда китапханәдә хезмәт куйган китапханәчеләр: Мария Дементьева һәм Нина Шматова истәлекләре белән бүлештеләр. Аларның сөйләүләре -тере тарих, аны кабат-кабат тыңлыйсы килә.
Иҗади атмосфераны Елена Гладкова, Ләйсән Шәмсуарова, Кристина Толкачева, "Рябинушка" вокаль ансамбле башкаруында татар һәм рус телләрендәге җырлар тудырды, мәктәп укучылары биюләре дә ямь бирде.
Нет комментариев