Узган ял көннәрендә районыбызның Югары Чыршылы авылында хуҗалык корылмасында янгын чыга.
Янгын сүндерүчеләр урынга килгәндә, хәл катлаулы була. Янгыннан куе, кара төтен чыга торган булган. 10 метрга 8 метр мәйдандагы корылманы ут телләре тулысынча чолгап алган. Ярый, эчке якта кешеләр дә, хайваннар да булмаган.
Корылмадан 5 метр ераклыкта гына торак йорт урнашкан, утның шул йортка күчү куркынычы бар иде, дип хәбәр итә янгын сүндерүчеләр. Югары температура тәэсиреннән йорт түбәсенең кәрнизе эреп төшкән.
Корылма агачтан төзелгән, профнастил һәм агач конструктив шифер белән капланган, электр үткәрелгән булган. “Электр һәм коры агач конструкцияләр булу – утның тиз таралуы өчен классик очрак”, - ди янгын сүндерүчеләр.
Ут кайда чыгарга икәнен сайламый. Бүген хуҗалык корылмасында булса, иртәгә — торак йортта булырга мөмкин. Лениногорск янгын күзәтчелеге профилактика бүлеге янгынны сүндерүгә караганда, булдырмый калу җиңелрәк, дип кисәтә. Грамоталы эш итү мөһим: янгын турында кичекмәстән 101 яки 112 телефоны аша хәбәр итегез, кешеләргә куркыныч зонадан чыгарга ярдәм итегез. Мөстәкыйль рәвештә янгынны сүндерү янгын башланганда гына куркынычсыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
Нет комментариев