Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Районыбызның Мичурин авылында тәрбиячеләр һәм укытучылар көненә багышланган бәйрәм үткәрделәр

“Педагог бәйрәме”

Мичурин авылы мәдәният йортында 27 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк Тәрбиячеләр көне һәм 5 октябрьдә билгеләп үтеләчәк Укытучылар көненә багышланган күңелле чара узды.

Бәйрәмгә хәзерге вакытта лаеклы ялда булган педагогларны һәм тәрбиячеләрне чакырдылар. Күбесе олы яшьтә булгач, чарага барысы да килә алмаган. 

Чараны алып баручылар –   китапханәче Сания Вахитова һәм  мәдәният йорты директоры Рузалия Мифтахова укытучы һөнәре турында сөйләп уздылар. Шулай ук фотолар белән презентация ясаганнар.

Анда элеккеге еллардагы балалар бакчасыннан күренешләр, элек эшләгән тәрбиячеләр, төрле еллардагы чыгарылыш төркемнәре фотолары да куелган иде. Барысы да әлеге видео-презентацияне сагыну, җылы хисләр белән карадылар.

Бүгенге көндә кызганыч, Мичурин авылында мәктәп юк. Шулай ук  мәктәпкәчә яшьтәге балалар саны аз булу сәбәпле, быелгы уку елыннан балалар бакчасы да ябылган. 

Бәйрәмгә шаяру-юморлы күренеш тә керткәннәр. Чара барышында көтмәгәндә персонаж Дикарюша килеп кергән. Әлеге рольне ФАП мөдире Ольга Григорьева башкарган.  

Чарада катнашучылар өчен күңелле уеннар, викториналар уздырганннар, җырлар башкарганнар.

Шулай ук бәйрәм күчтәнәче – татлы бүләкләр тапшырганнар. Аны авылдашлары Вильсур Шакирҗанов әзерләгән. Аның әнисе Рәзилә Мөхәммәтнуровна озак еллар балалар бакчасында, мәктәптә директор булып эшләгән. Мәрхүм әнисенә дога булып ирешсен дип, ул тартмалы конфетлар биргән. Татлы бүләкләрне авыл башлыгы Рәмзия Иванова чарада катнашучыларга тапшырган. 

Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам иткән. Килүчеләр тәм-том ризыклары пешереп алып килгәннәр. Бергәләп чәй эчеп, сөйләшеп утырганнар. 

фотолар: Сания Вахитовадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев