Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Районыбызның Мөэмин-Каратай һәм Сарабиккол авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары ачылды

Яңа ел алдыннан сөенечле вакыйга.

Яңа фельдшер-акушерлык пунктларында  700дән артык кешегә сыйфатлы беренчел ярдәм күрсәтеләчәк. Объектлар яңа җайланмалар белән җиһазландырылган.

Яңа учреждениеләрдә пациентлар һәм персонал өчен уңайлы шартлар тудырылган. Биредә фельдшер, процедура кабинетлары эшли, инструментларны стерильләштерү һәм препаратларны саклау өчен бүлмәләр каралган. Көтеп тору өчен уңайлы  зона бар.

Халык кабул итүгә мөрәҗәгать итә, вакцинация, медицина тикшерүе уза, диспансеризация уза ала.

Авыл халкын шатлыклы вакыйга белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, Лениногорск үзәк хастаханәсе баш табибы Равил Шагиев котлады.

Ике авылда да ФАП ачылуны җыр-моң белән билгеләп үттеләр. Мөэмин-Каратайда гармуннарда сыздырдылар. 

ФАПлар «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән. 

Районыбызда мондый заманча ФАПлар 14әү бар инде.

 

фотолар: ЦРБ матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев