3 ноябрьдә Казанда «Безнең йорт-Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала — концерты узды.
Чара Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үтте. Тантаналы чара Халыклар бердәмлеге көненә багышланды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Россиянең Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.
«Россия халыклары бердәмлеге елында Халыклар бердәмлеге көне тирән мәгънәгә ия. Әлбәттә, безнең берләшүебез заманча шартларда аеруча кыйммәтле һәм әһәмиятле, без Россия җәмгыятенә бүлгәләнеш кертү омтылышларының көчәюен күрәбез. Һәм бүген махсус хәрби операция зонасында төрле милләт һәм дин сугышчылары илкүләм иминлекне тәэмин итү бурычларын үти», — диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов республика халыкларының этномәдәни үсешенә зур өлеш керткән татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Татарстанның 10 иҗат коллективы ТР Рәисе исеменнән сертификатлар алды. Сертификат алучылар арасында Лениногорск районының Мордва Кармалка авылынннан «Пизелне» коллективы да бар иде.
Коллектив чыгышларын да тәкъдим итте. Чарада Лениногорск Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлфия Зиатдинова белән белгечләр дә катнашты.
Нет комментариев