Районыбызның Тимәш авылында Җиңү бәйрәменә багышланган велоузыш үтте (+фотолар)
Бердәм булдылар, сынатмадылар.
Тимәш авыл җирлеге велосипедта йөрүчеләрне хуплау һәм Бөек Ватан сугышына киткән солдатлар, һәлак булып калган якташларны хөрмәтләү, искә алу ниятеннән велоузыш үткәрде.
Велосипедларда йөрү – чын бәйрәм төсмере алды. Спорт чарасында катнашучылар үзләренең ике тәгәрмәчле «дусларын» хәтта шарлар, флаглар белән бизәгән иде. Балалар үзләре дә пилоткалар киеп, Җиңү бәйрәме рухы керттеләр.
Чарада “Ласточка” балалар бакчасыннан 14 бала, Тимәш мәктәбеннән 17 укучы һәм Тимәш авылы активлары, 9 зур кеше катнашты. Авыл җирлеге моның кадәр кеше катнашуына бик шат булуын белдерә.
Авыл урамнарыннан әйләнеп килүчеләргә – велосипедчыларга дипломнар тапшырылды. Әлбәттә, саф һавада велосипедта йөреп килгәч, тамак та ача. Аларны традицион рецепт буенча пешерелгән солдат боткасы көтеп тора иде. Катнашучылар күтәренке рух белән өйләренә таралышты.
фотолар: авыл җирлегеннән












Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев