Игелек кылыйк
Тимәш авылы мәдәният йортында хәрби операциядәге солдатларга ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узачак.
Концерт 20 февральдә 17.00 сәгатьтә була.
Концертта «С любовью и молитвами» волонтер төркеменең артистлары чыгыш ясаячак. Алар төрле авыллардан була, Куакбаш, Сарабиккол, Кирлегәч, Яңа Сережкино һәм башкалар.
«С любовью и молитвами» волонтер төркеме җитәкчесе Эльмира Уламасова Ватанны саклаучылар көне алдыннан үтә торган хәйрия концертына чакырып кала.
фото: архив
Нет комментариев