Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рәссамнар картинасында – “кара алтын” бишеге

Шөгердәге нефть музее картиналарда “җанландырылды”.

Илленче Бөтенроссия пленэр-симпозиумда катнашучылар Шөгер Нефть музеенда иҗат итү – үзе бер киңлек, дип белдерделәр. Самара, Уфа, Чебоксар, Санкт-Петербург, Череповец, Зеленодольск, Казан, Бөгелмә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Лениногорск һәм башка шәһәрләрдән килгән рәссамнар үз картиналарында нефть тарихын төсле буяулар белән чагылдырдылар.

“Мин үзем Лениногорскиныкы булсам да, Шөгер Нефть музеенда беренче тапкыр, - ди Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Нина Крылова. – Монда искиткеч. Ландшафты үзенә тартып тора. Барысын да карыйсы һәм шул ук вакытта барысын да рәсемгә төшерәсе килә”.

Рәссамнар элеккеге битум заводы территориясенә керүгә, кулларына эш коралларын алып, эшкә тотындылар. Рәсем полотноларында нефть качалкалары, авыл күренешләре, элеккеге авыл өе, битум ташыганда кулланылган арбалар, кое барлыкка килде.

“Без коллегаларым белән Татарстан шулкадәр җир асты ресурсларына баймы икән дип гаҗәпләнәбез. Музей комплексы безнең әби- бабайлар эшләгән вакытларны хәтерләтә. Биредә ата-бабаларның энергетикасы бик көчле. Бигрәк авыр хезмәттә эшләгәннәр. Бу урынны тапкан кешеләргә рәхмәт – ул чыннан да алтынга тиң урын. Бу күренешләрдән зур картиналар килеп чыгуын телим. Алар булачак та”, - диде  республиканың атказанган сәнгать эшлеклесе, пленэр кураторы Мөдәрис Минһаҗев.

Санкт-Петербургтан килгән рәссам Илдус Вахитовның тамырлары – Татарстаннан, туганнары моннан. Ул 2019 елда Татарстан Рәссамнар берлеге составына керә, шуннан соң һәр пленэрга йөри башлый. “50нче юбилей пленэрда катнашуыма шат. Музейда кеше хезмәтенең зур көче күренә. Бүгенге көндә табылган нефть һәм компания аркасында төбәк бик үсеш алган”, - ди ул.

Шөгердән тыш, рәссамнар районның һәм шәһәрнең башка истәлекле урыннарында да иҗат итәчәкләр. Нәтиҗәсе Лениногорск шәһәре көненә багышланган күргәзмә булачак. Берничә полотно компаниянең нефть музее залларын бизәячәк.


Анастасия Петрова

Сергей Трусов фотолары

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев