Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлый
Кадерле Лениногорск шәһәре һәм районы халкы! Сезне чын күңелдән 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм.
1 Май - илебез байлыгын булдыруда хезмәт иткән бөтен кешеләр бәйрәме. Көн саен үзенең хезмәте белән ватанын һәм гаиләсен чәчәк аттыручы бөтен халык бәйрәме. Аны барлык буыннар да ярата һәм ул дөрестән дә халыкныкы санала. Вакыт аны яңа эчтәлек белән тулыландыра. Өлкән буын өчен 1 Май элеккечә пролетар бердәмлекне гәүдәләндерә, ә яшьләр өчен - табигать һәм кешелек көчен тудырган язгы чәчәк ату чоры.
Лениногорск районында эш сөючән, уңган-булган халык яши. Хезмәт ветераннарына аеруча да рәхмәт сүзләре белдерәм. Безнең районның киләчәгенә нигез салдыруда зур өлеш керттеләр.
Хөрмәтле лениногорскилылар! Бәйрәмнәр котлы булсын. Илләребез күге аяз, гаиләләребездә тынычлык булсын. Исәнлектә гомер кичерергә насыйп итсен! Күңел көрлеге, хезмәтегездә, тормышыгызда уңышлар телим.
Рәгать Хөсәенов, муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев