Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Районда тагын янгын: йорт тулысынча янып бетә

Янгын турында хәбәр 31 май көнне, бүген иртәнге 3тә 66нчы янгын сүндерү частенә килә.



Урмышла авылында Нагорная урамында шәхси йорт януы турында хәбәр итәләр.

Йорт бүрәнәдән төзелгән, мәйданы 5х10 метр. Тышкы яктан агач такта белән тышланган. Йортның түбәсе шифердан була. Газ кертелгән, электр челтәрләре сузылган.

Янгын нәтиҗәсендә йорт тулысынча янып бетә. Янгын булган урыннан ашыгыч ярдәм бригадасы йорт хуҗасын район үзәк хастаханәсенә алып китә, ул 3-4нче дәрәҗәдә пешүләр ала. Йорт хуҗасы автоном янгын сүндергеч приборның тавышына уянып кына өй эченнән чыгарга өлгергән.

 

Дамир Вильданов, Лениногорск янгын күзәтчелеге профилактика бүлеге начальнигы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев