Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рәзинә Сөләйманованың 40 еллык хезмәте: нефтьче, остаз, киңәшче

Аның тормышы кайнап тора. Рәзинә Сөләйманованың хезмәт биографиясен әнә шулай дип тасвирларга була. Ул нефть тармагында 40 ел көч куя һәм һөнәри уңышларда моның белән туктап калырга җыенмый.


Рәзинә Сәгыйть кызы производствода 19 ел.

Лениногорскига кайткач, 1нче ЦКППН котельныена оператор булып урнаша. “Мин яшьрәк вакытымда, әле компаниядә эшли башлаган вакытта гына, оператор нинди вазифалар башкарырга тиеш икәнен белми идем. Җитәкче нәкъ тә менә котельный операторы булып эшләргә тәкъдим иткәч, каршы килмәдем, дөресрәге, юк дип әйтергә уңайсызландым. 1нче ЦКППНда 2008 елга кадәр эшләдем. Аннан төгәлрәк максатларны тормышка ашырасы килде һәм ДНС-9Ска күчтем. Биредә инде сусызландыру җайланмасы операторы (ООУ) булып эшли башладым. Хыял чынга ашты”, - дип сөйли Рәзинә ханым.

Ул хәзер дә шунда эшли. Эшен яратып башкаруы аның хезмәт турында сөйләгәндә үк чагылды. “Эштән аерылырга да куркып торам. Әлбәттә, яшьләргә юл бирергә кирәк. Ләкин әлегә мине җибәрәселәре килми”, - ди.
Дөрес, аны нәтиҗәле хезмәткә рухландырып торучы – бердәм коллектив һәм хезмәттәшләр хөрмәте. Болар – иң мөһим сыйфатлар. “Без бер гаилә сыман. “Татнефть” – минем икенче өй”, - ди оператор ханым.

Яшь белгечләр арасында да хөрмәт казанган ул. Бригадага яңа хезмәткәрләр килсә, ул аларның остазы була, киңәшләре белән ярдәм итә, иркенәергә ирек бирми, эшкә килгән белгечләр беренче көннән үк сменага чыга, хезмәткә ияләшсеннәр, чыныксыннар, ди.

Рәзинә Сәгыйть кызының гаиләсендә дә нефтьчеләр. Ире һәм олы улы “Лениногорскнефть” идарәсендә КРСта эшли. Кече улы Казанда, төзелеш юнәлешендә.

Оператор Рәзинә Сөләйманова һәрвакыт хәрәкәттә, тормышы кайнап тора. Ял көннәрендә атна саен бассейнга йөри, кыш көне чаңгыда, урман паркында саф һавада еш була. Чаңгы спорты буенча ярышларда катнаша, җиңү аны кызыксындырмый, үзем өчен генә шуам, ди. Җәен исә бакчада казынырга ярата, барысын да аз-азлап утырта. Ә үстергән розалары – аның иң яратканы. 

“Беркайчан да зарланмадым, зарланмыйм да. Авырган чакларымда да эшкә барам, өйдә утырасым килми”, - ди ул.

Күп еллык лаеклы хезмәте өчен Рәзинә Сөләйманова”Татнефть” җәмгыятенең һәм Россия Энергетика министрлыгының Мактау грамоталарына ия. Шулай ук предприятиенең Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнгән.

 

Анастасия Петрова

Сергей Трусов  фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев