ЯҢАЛЫКЛАР

Реконструкциядән соң Татарстанда Казан – Оренбург трассасы участогы дүрт полосалы булачак

Татарстанда быел Казан-Оренбург автомобиль юлының 30 километрдан 43 километрга кадәрге участогын реконструкцияләү тәмамланачак.

Машина йөрү өлеше икедән дүрт полосага кадәр киңәйтеләчәк. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта «Идел-Вятскуправтодор» башлыгы Илнур Нурмөхәммәтов хәбәр итте.

"Хәзер объектта юл өслеге урнаштыру буенча эшләр алып барыла. Инде асфальт-бетон җәюгә керештеләр. Параллель рәвештә Мишә һәм Каипка аша күперләр, , Лаешка борылыш районында ике катлы транспорт чишелеше һәм җәяүлеләр өчен биш җир өсте кичүе төзелә һәм реконструкцияләнә», – дип сөйләде Нурмөхәммәтов.

Объектның техник әзерлеге 70 процент тәшкил итә. Эшләрне быел октябрь аенда тәмамлау планлаштырыла, диде ул.

Исегезгә төшерәбез, узган ел Казан – Оренбург автомобиль юлының 20-30 км участогын реконструкцияләүне төгәлләнде, Сокуры авылын әйләнеп узуны да кертеп.

Быел шулай ук гомуми озынлыгы 17,6 км булган ике участокка капремонт ясау төгәлләнәчәк: Минзәлә районында Ижауга керү юлында һәм Баулы районында Казан – Оренбург автомобиль юлында. Ремонттан соң машина йөрү өлеше икедән дүрт полосага кадәр киңәйтеләчәк.

«Татарстанда федераль трассалардагы юл эшләренә быел барлыгы 23,6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән", - дип йомгаклады идарә башлыгы.

 

Татар-информ


Нет комментариев