Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рената һәм Аяз - «Татар кызы, татар малае» бәйгесе җиңүчеләре

Мәдәният сараенда ​ “Татар малае- татар кызы 2023” муниципаль бәйгесе узды.

Бәйгедә татар телен камил белгән 8- 12 яшьтәге 10 бала катнашты.

Балалар җыр- биюдә, нәфис сүз осталыгында сынаштылар. Жюри аларның һәр чыгышын бәяләп барды.

Нәтиҗәдә, “Татар малае- татар кызы 2023” бәйгесе җиңүчеләре дип 11 нче гимназия укучылары Хөсәенов Аяз һәм Гиматдинова Рената билгеләнде. 

“Иң сәләтле пар” 12 нче лицей укучылары Гарипов Ренар һәм Халикова Кадрия

 “Иң иҗади пар” 11 нче гимназия укучылары Галимов Марат һәм Сагдиева Азалия

“Иң күркәм пар” Зайдуллин Данис һәм Хайрова Риана , 6 нчы мәктәп укучылары 

​ “Иң җитез пар” Ибрагимов Илназ һәм Шаймухаметова Аделия,  6 нчы мәктәп укучылары ия булдылар. 

Конкурсны әзерләүче һәм алып баручы Регина Гыйззәтуллина әйтүенчә, балаларның татар телен, мәдәниятне белүләре шатландырды, өмет уятты.

 

Конкурс-бәйгенең ничек узуы турында "Заман сулышы" газетының 19 апрель санында укырсыз.

Фотолар: https://vk.com/dklensk?w=wall-111882852_8194

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев