Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Резеда Солтанова - мәктәпкә багышланган 30 ел гомер

Резеда Ризитовна өчен мәктәп — эш урыны гына түгел

Мәгариф системасында, уку процессында гына түгел, ә бөтен бер буыннарны рухи тәрбияләү дә зур өлеш керткән  шәхесләр  бар. Нәкъ менә шундый шәхесләрнең берсе —Тимәш  мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты  укытучысы Солтанова Резеда Ризит кызын әйтергә мөмкин.   

Резеда Ризитовна өчен мәктәп — эш урыны гына түгел, ә аның бөтен тормышы. Ул үз эше белән янып яши. Сүнмәс энергия, гаҗәеп активлык, максатчанлык һәм югары профессиональлек аны чыннан да мәктәпнең бик кадерле һәм алыштыргысыз хезмәткәре итә.

Аның күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте югары дәүләт дәрәҗәсендә күп тапкырлар билгеләп үтелде. Укытучының хезмәт юлында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мактаулы бүләкләре бар.  Алар аның мәгариф өлкәсендәге югары казанышларын ачык дәлилли.

Әмма мәктәп дәресләре — аның яшь буынны үстерүгә керткән зур өлешенең бер ягы гына. Резеда Ризитовна актив рәвештә дәрестән тыш эшчәнлек алып бара, мәктәп түгәрәкләре белән җитәкчелек итә. Үз дәресләрендә ул белем биреп кенә калмый, ә иң мөһим миссияне үти — укучыларда туган якка чын мәхәббәт, туган телнең матурлыгына хөрмәт, гаилә традицияләренә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияли һәм әхлакның ныклы нигезен сала.

Педагогика өлкәсендәге югары казанышларыннан тыш, Резеда Ризитовна — гаиләсен искиткеч яратучы хатын-кыз һәм кайгыртучан әни дә. Тормыш иптәше Ришат белән берлектә алар ныклы, тату гаилә корып, ике күркәм уллары – Булат белән Айратны лаеклы итеп тәрбияләп үстерделәр. Бүген бу егетләр, югары уку йортларында белем алуларын дәвам итеп, ата-аналарын үзләренең уңышлары белән сөендерәләр.

 Шушы көннәрдә Резеда Ризитовнаның гомер бәйрәме. Бу истәлекле көндә Резеда Резитовнаны хезмәттәшләре Рәсимә Хәерова һәм Рамилә Фәхретдинова барлык коллегалары исеменнән тәбриклиләр.

 

фото: гаилә архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев