Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия Герое Дамир Исламов яшәгән йортка истәлек тактасы куелды

Лениногорск шәһәренең Кутузов урамы, 9 нчы йорт адресы буенча Россия Герое Дамир Исламов яшәгән йортка истәлек тактасы куелды.

 

Бүген Ватан Геройлары көне уңаеннан мондый чара әлеге датаның әһәмиятен арттыруда зур роль уйнады.

Якташыбыз өлкән лейтенант Дамир Нәзирович Исламов 7 мартта хәрби операциядә һәлак булды. Аның вафатыннан соң, Россия Президенты В.Путин Указы буенча  Россия Герое исеме бирелде.

Дамир Исламов шәһәрнең Кутузов урамы, 9нчы йорт адресы буенча яшәгән. Шушы йорттан шәһәрнең 6нчы мәктәбенә укырга йөргән  Мәктәпне тәмамлагач, Казан югары танк училищесында белем ала.

Тантанада район башлыгы Рәгать Хөсәенов, Дамирның туганнары, мәктәп укучылары, укытучылар, шәһәр хәрби комиссары Рөстәм Мисбахов катнашты.

 Патриотик хисләрдән торган көн белән - Ватан Геройлары көне белән район башлыгы Рәгать Хөсәенов котлады. Батырлык, тугрылык һәм хәтта тормышыңны да бирергә әзер булу  беркайчан да үз әһәмиятен югалтмаячак һәм һәрвакыт бөек Россиянең ышанычлы таянычы булып хезмәт итәчәк, дип билгеләп үтте Рәгать Хөсәенов.

Регина Фәртдинова  туганының батырлыгы онытылмаячак һәм мәңге күңелләрдә сакланып калыр, дигән фикер җиткерде. "Барлык лениногорскилыларга һәм шәһәр администрациясенә Дамир Исламовка күрсәткән хөрмәтегез өчен зур рәхмәт. Дамир акыллы малай булып үсте. Безнең барыбызны да яратты, әнине һәрвакыт кайгыртты. Ватанны саклау өчен чын егетлек сыйфатларын күрсәтергә кирәк булган мизгелдә ул үзен Ватанының чын патриоты һәм тугры улы итеп күрсәтте",  - диде ул.

Истәлек тактасын Рәгать Хөсәенов һәм Геройның апасы Регина Фәртдинова ачты. Бер минутлык тынлык белән искә алгач, чәчәкләр куйдылар.

 

Розалия Мостафина тексты

 

Рамия Гарифуллина фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев