Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр индексацияләнәчәк

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләрне индексацияләячәкләр.

Түләүләр арту 4 миллионнан артык кешегә кагылачак. Бу хакта РФ премьер-министры Михаил Мишустин вице-премьерлар белән киңәшмәдә хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Ул искәрткәнчә, 1 гыйнвардан иминият пенсияләре арттырылды, ә апрель башыннан социаль түләүләрне индексацияләү планлаштырыла.

Аның сүзләренә караганда, түләүләр арту 4 миллионнан артык кешегә, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, ятим балаларга һәм туендыручысын югалткан гражданнарга, шулай ук хезмәт стажы бөтенләй булмаган яисә иминият пенсиясен билгеләү өчен җитмәгән кешеләргә кагылачак.

Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннарының, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасындагы ирекле формированиеләрдә катнашучыларның, Чернобыль атом электростанциясендәге авария нәтиҗәләрен бетерүчеләрнең һәм башка категория гражданнарның түләүләре дә артачак, дип өстәде Мишустин.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев