Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә 500 меңнән артык кеше MAX аша больничныйларын япкан

Россиядә яшәүче ярты миллионнан артык кеше больничный кәгазен МАХ илкүләм мессенджеры аша дистанцион форматта ябу мөмкинлегеннән файдаланган.

Бу хакта компаниянең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Яңа сервис вакытлыча эшкә яраксызлык чорын медицина учреждениесенә бармыйча гына тәмамларга мөмкинлек бирә. Моның өчен табиб белән онлайн-консультация үтәргә генә кирәк.

Документ әзер булганнан соң пациентка мессенджер эчендәге «Дәүләт хезмәтләре» чат-боты аша хәбәр килә. Системадан файдалану өчен кушымтада рәсми сервисны эзләп табарга (бот верификация тамгасы белән билгеләнгән), «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша авторизация узарга һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк, дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев