Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
100 меңнән азрак кеше яшәгән торак пунктларда урнашкан мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләре һәм колледжларда төркемнәр кураторлары ай саен ике тапкыр арттырылган өстәмә түләү ала алачак – ул 10 мең сумга кадәр артачак.
Тиешле йөкләмәне Россия Президенты Владимир Путин 29 февральдә Федераль Җыенга юлламасы вакытында бирде.
2020 елда кертелгән сыйныф җитәкчелеге өчен федераль өстәмә түләү бүгенге көндә барлык төбәкләр өчен 5 мең сум тәшкил итә.
Нет комментариев