Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәһәр юллары, урамнары чиста булуын һәркем ярата

Кыш айлары – юл һәм торак-коммуналь хезмәт өчен сынау чоры.

 

Машиналар йөрү өлешен, тротуарларны һәм ишегалларын кардан чистартудан тыш, алар җәяүлеләрнең, шулай ук транспорт чаралары һәм махсус техника өчен шартлар тудырырга тиеш.

Лениногорск мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 2023 ел башыннан “Благстройдорхоз” хезмәткәрләре көн саен шәһәр урамнарын һәм паркларны махсуслаштырылган техника белән чистарттылар: кар чыгару һәм җыештыру эшләре башкарылды, юлларга ком-тоз катнашмасы сипкәннәр, шулай ук бозлавыкны булдырмау буенча да эшләгәннәр.

Шәһәр урамнарында көн саен кар чистарту техникасы йөрсә дә, кайбер юлларда кар көртләре һаман да бар. “Моның сәбәбе – лениногорскилыларның шәхси транспорты, машиналарны халык юл читендә калдырып китә. Нәтиҗәдә, махсус техника кар чистарту өчен юл читенә кадәр барып җитә алмый. Боз, кар өемнәре барлыкка килә, шуннан соң яшәүчеләр үзләре зарланырга тотына”, - ди “Благстройдорхоз” җәмгыяте хезмәткәрләре.

Кар чистартканда шәхси машиналар комачауламасын өчен лениногорскилыларга автомобильләрен юл читенә куеп калдырмауны сорыйлар.

 Торак-коммуналь хезмәткәрләр тарафыннан 1 гыйнвардан 10 гыйнварга кадәр  кыр полигонына 1 мең куб метр күләмендә кар чыгарылган, кар полигонына 80 рейс ясалган.  Тоз-ком катнашмасы 30 тоннадан артык күләмдә таратылган. Полигонга 20 тонна чүп чыгарылган. Урамнарны кардан һәм чүптән җыештыруда 20дән артык махсус техника һәм 40 юл хезмәткәре катнашкан.

Лениногорск яңалыкларын безнең Телеграм-каналда https://t.me/zaman_sulyshy укыгыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев