Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәһәребезнең 6нчы мәктәбе коллективы Россия Герое Дамир Исламовны искә алды

Исән булса, Дамирга бүген – 13 октябрьдә 27 яшь тулган булыр иде...

Дамир Исламов – махсус хәрби операция зонасында 2022 елның 7 мартында батырларча һәлак булды. Вафатыннан соң 25 мартта Россия Федерациясе Президенты Указы белән Россия Герое исеме бирелде.

Дамир Исламов – 6нчы мәктәп укучысы иде. 2014 елда мәктәпне тәмамлый. Быел әлеге мәктәпкә Дамир Исламов исеме бирелде. Мәктәп директоры Ирина Никифорова әйтүенчә, якын көннәрдә мәктәпкә элмә такта кайтырга тиеш, аннары аны урнаштырачаклар.

6нчы мәктәптә Россия Героеның туган көненә багышлап, бердәм класс сәгатьләре үтте. Актлар залында педагоглар һәм укучылар җыелып, аны хөрмәт белән искә алды. 7 А сыйныфы укучысы Кирилл Цеберкин әйтүенчә, Дамир Исламов – мәктәпнең горурлыгы. “Безгә сыйныф җитәкчебез аның турында күп сөйләде. Ул да безнең кебек гади генә бер малай булган. Үзе теләп хәрби хезмәткә киткән. МХОда дошманның дүрт танкын юк итә алган, каршы торырлык көч булган анарда. Без аңа сокланабыз”, - ди Кирилл.

6нчы мәктәп үзенең чыгарылыш укучысын хөрмәт белән хәтердә саклый. Узган ел мәктәп территориясендә Дамир Исламовка бюст куелды, мәктәп музеенда аңа багышланган экспозиция эшли, монда Дамирның шәхси әйберләре, фотолары саклана. Мәктәпнең юнармия отряды аның исемен йөртә.  

фотолар: Розалия Мостафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев