Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәһәребезнең «Ихлас» мәчетендә имамнар һәм мөслимәләр җыелышы үтте

“Ихлас” мәчетендә мөһим сорауларны үз эченә алган җыелыш узды.

Егермедән артык Лениногорск районы имамнары һәм утызлап актив мөслимәләр мәчеттә бергә җыелдылар.

Шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Булат хәзрәт Раупов җыелышта каралачак актуаль мәсьәләләр хакында әйтте, болар: гошер җыю һәм аны мохтаҗларга тарату, МХОда катнашучы хәрбиләргә ярдәм күрсәтү, күбрәк изгелек кылып калырга тырышу, шулай ук Газа халкының кайгысына да битараф булмау кебек сораулар каралды. Озакламый мәчетләребез каршында дини укулар башланачак һәм сентябрь ахырында укуларга багышланган җыелыш узачак.

Чарага Лениногорск шәһәре прокуроры Марсель Гимаев килгән иде. Ул конфессияара диалогны һәм социаль партнерлыкны ныгытуга юнәлдерелгән чыгыш ясады.

Шулай ук бүгенге көндә барлык тармакларга җәелгән мошенниклык алымнары, алдарларга каршы бергә көрәш алып баруның кирәклеге хакында сөйләде. Кешеләргә күңел тынычлыгын, акчаларын, малларын саклап калу өчен, аңлату эшләрен алып барырга кирәк, диде.

Лениногорск районы хәзрәтләренә имам вазифаларын үтәргә рөхсәт бирә торган шәһадәтнәмәләр тапшырдылар, ә җәй көннәрендә балаларга дини-әхлакый курслар оештырган мөслимәләргә рәхмәт хатлары бирелде.

 

фотолар: «Ислам в Лениногорске» телеграм-каналы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев