Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәһәрнең территориаль җәмәгатьчелек үзидарәләре «Кайгырту» акциясенә кушылды

Өлкәннәр көне кысаларында шәһәрнең территориаль иҗтимагый үзидарәләре «Кайгырту» акциясенә кушылды.

1,3,6,8,12 нче ТОСлар  ялгыз яшәүче 8 кешегә  тимурчылык ярдәме күрсәтте: тәрәзәләрне юдылар, өйләрне җыештырдылар, продуктлар алып кайтып бирделәр. ТОСлар  һәм «Бирлик» оешмасы хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, аз тәэмин ителгән 102 олы кешегә яшелчә бирелде.

Күпфатирлы йортларның һәм  урамнарның мәгълүмат такталарына  котлау открыткалары эленде.

12нче һәм 13нче ТОС «Көзге котлаулар букеты» дип аталган чәй өстәле һәм концерт программасы оештырды.

Шәһәр Советы депутатлары ярдәме белән  җирле басмаларга язылу оештырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев