Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәламәтлек саклау министрлыгы Лениногорскидагы сабыйның вакцинациядән соң ишетү сәләте бозыла алмый дип белдергән

«Бала вакцина аркасында чукраклана алмый»

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушев «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә вакцина аркасында чукракланып булмавын искәртте.

«Вакциналарны куллану инструкциясендә баланың начар ишетә башлавы, чукраклану куркынычсы турында бер сүз дә юк. Вакциналарны сынау барышында да бер генә андый аянычлы очрак та теркәлмәгән. Яшермим, теләсә-кайсы дару эчкәннән соң ук кебек, прививкадан соң да анафилактик шок килеп чыгу куркынычы саклана. Әмма чукраклану прививкага һич кенә дә бәйле була алмый», – диде Татарстанның баш эпидемиологы.

 Лениногорскида вакцина ясатканнан соң бер яшьлек баланың чукралануы турында хәбәр таралды. Кыз балага тугач ук операция ясалган була. Бер ел дигәндә аның хәле уңайлана.

Быелның гыйнварында ул авырып киткән. Табиб аңа антибиотиклар язган. Ике атнадан исә аны гепатитка каршы прививка ясатырга җибәрәләр. Аны ясаганнан соң берничә көннән кыз бала ишетми башлаган.

Шәхси клиникага барып тикшеренгәннән соң аның ике колагының да чукраклануы ачыклана. Кохлеар имплантация ясаганнан соң баланың бер колагы ишетә башлаган. Хәзер кызның ата-анасы икенче катлаулы операциягә акча җыя. Алар баланың колагы прививка аркасында ишетми башлаган дип саный.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе әлеге  очрак буенча җинаять эше кузгаткан.

 

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/09/151737/
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев