Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Салкыннар булу сәбәпле, Лениногорск районы укучыларының каникуллары озайтылды

Соңгы көннәрдә - аномаль салкыннар.

 

Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникул рәсми рәвештә 2 көнгә озайтылды, дип хәбәр итте Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы.

Авыл мәктәпләрендәге башлангыч сыйныфларда дәресләр 23 градус салкын булганда, шәһәр мәктәпләрендәге башлангыч сыйныфларда һәм авыл мәктәпләрендәге 5-9 нчы сыйныфларда 25 градус салкын булганда үткәрелми.

Шәһәр мәктәпләрендәге 5-9 нчы сыйныфларда 27 градус салкын, авыл мәктәпләрендәге 10-11 нче сыйныфларда 30 градус салкын һәм шәһәр мәктәпләрендәге 10-11 нче сыйныфларда 32 градус салкын булганда дәресләр булмый.

Шулай ук Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы  һава торышы минус 25 градустан түбәнрәк булганда, мәктәп автобусларын йөртмәскә киңәш итә.

Бүген районыбыз авылларында бик тә салкын һава торышы күзәтелде. Әйтик, Зеленая Рощада минус 40 градус, Зәй-Каратайда минус 42- 45, Сарабиккол авылында  45 градус салкын  булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев