Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Сентябрьнең икенче декадасында һава торышының нинди булачагы билгеле

Татарстанда әбиләр чуагы урнашты – якын көннәрдә температура климатик нормадан 2-3 градуска югарырак булачак.

Җылы һәм коры һава торышы 17 сентябрьгә кадәр сакланачак. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Календарь җәй салмак кына әбиләр чуагына күчте. Узган ел да сентябрь башында Татарстанда шундый ук хәл булды, җылы көннәр озакка сузылган иде», - дип билгеләп үтте Феликс Гоголь.

Ул аңлатканча,әбиләр чуагы – һава торышының чагыштырмача явым-төшемсез, җылы чоры. Календарь буенча җәй тәмамланды. Бу көзнең кыска вакытлы «җәе», – диде ул.

Чыганак: Татар-информ

фото Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев