Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

СФРның Лениногорск Клиент хезмәте җитәкчесе гаиләләргә яңа түләү турында аңлата

1 июньнән башлап Татарстанда ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.

Бу хакта Социаль фондның Лениногорск Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова аңлата.

- Әлеге түләүне кемнәр алуга хокуклы?

- Әлеге түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (яки уку йортының көндезге бүлегендә белем алучылар өчен 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-аналарның (уллыкка алучыларның, опекуннарның һәм попечительләрнең) икесе дә хокуклы.

“Әмма мөһим шарт бар: әгәр ата-аналар узган елда (2025) эшләмәгән һәм НДФЛ түләмәгән булса, быел аларга түләү билгеләнмәячәк. Шулай ук, бу түләү махсус салым режимнарында эшләүче үз-үзенә эшләүчеләр һәм шәхси эшкуарлар өчен дә каралмаган”, - ди Айгөл Исламова. 

Түбәндәге шартлар үтәлгәндә, даими яшәүче гражданнар түләүгә (салым акчаларын кире кайтаруга) хокуклы:
-    мөрәҗәгать итүче үзе һәм аның балалары Россия Федерациясе гражданнары булырга тиеш;
-    ата-ана рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган, керемнәргә салым (НДФЛ) түли;
-     алимент буенча бурычлары юк.

Белгеч Айгөл Исламова аңлатуынча, гаиләнең җан башына уртача кереме агымдагы елда алдагы ел өчен бер кешегә исәпләнгән региональ яшәү минимумының бер ярым күләменнән артмаска тиеш. Шулай ук мөлкәт белән тәэмин ителешнең билгеләнгән критерийлары да исәпкә алына.

- Ничек исәпләргә?
- «Гаиләнең түләү хокукына ия булу-булмавын аңлау өчен, җан башына уртача керемне исәпләп карарга кирәк. Бу болай эшләнә: гаиләнең бер еллык кереме башта 12 гә, аннары гаилә әгъзалары санына бүленә», — дип аңлатты Исламова.
Дүрт кешедән торган гаилә түләү алсын өчен максималь еллык керем 1 085 256 сумнан артмаска, ягъни ата-ананың һәркайсының айлык кереме 45 219 сумнан артмаска тиеш.

- Түләү күләме ничек исәпләнә?
- Ел дәвамында ата-аналарның хезмәт хакыннан 13% ставка буенча НДФЛ тотыла. Ел нәтиҗәләре буенча салым түбәнәйтелгән ставка — 6% буенча кабат исәпләнә, ә аерма гаиләгә кайтарыла.

Салым кайтарырга хокуклы гражданнар НДФЛ түләнгән елдан соңгы елның 1 июненнән 1 октябренә кадәр гариза бирә ала. Ягъни 2025 ел өчен салым кайтаруны сорап 2026 елда мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Документларны «Дәүләт хезмәте» порталы аша; күпфункцияле үзәк (МФЦ) аша;Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә тапшырырга була.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев