Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сигез еллык тәнәфестән соң Шөгер участок хастаханәсе янәдән ачылды (+фотолар)

Шөгердә күптән көтелгән шатлыклы вакыйга – озак еллар эшләми торган участок хастаханәсе янәдән үз ишекләрен яңартылган хәлдә ачты, шулай ук биредә районара гериатрия бүлеге дә эшләячәк.

 

Шөгер участок хастаханәсенә  “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында  һәм “Татнефть”нең Хәйрия фонды гранты нигезендә капиталь ремонт үткәрелгән. Ул искиткеч яхшы килеп чыккан, килгән халык “вәт ичмаса, ясаганнар хастаханәне”, дип әйтте.

Ачылу чарасында Шөгер халкы,  республика Сәламәтлек саклау министрлыгының беренче урынбасары Альмир Абашев, район башлыы Рәгать Хөсәенов,  “Татнефть” җәмгыяте генераль директоры урынбасары, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин, шәһәр һәм районның баш табибы Рим Әмиров катнашты.

-    Без бу хастаханәне озак көттек. Хастаханәгә ремонт башлангач, ремонт барышын гел күзәтеп тордык, эшчеләр бал кортлары кебек, тырышып эшләделәр. Бик зур рәхмәт барысына да. Өлкәннәр өчен гериатрия бүлеге ачылу да әйбәт булды, - диләр Халисә Латыпова, Чәчкә Абдуллина. 

Амбулаториядә эчке якта эшләр башкарылган, түбәсе, фасады ясалган, вентиляция системасы да эшли. Ишекләр, кабинетлар ясалган, мебель дә кайтартылган. 6 меңнән артык халкы булган 18 торак пунктка тиешле медицина хезмәте күрсәтер өчен барлык шартлар да бар.

Участок хастаханәсенә 4 мең ярымнан артык халкы булган 11 ФАП беркетелгән. 

Килгән кунаклар авыл халкына бирегә профилактика алырга, бер-берең белән күрешергә генә килергә дип теләделәр. Рәгать Хөсәенов, Рим Әмиров Татарстан җитәкчелегенә, министр урынбасары Альмир Абашевка, “Татнефть” җитәкчелегенә, шулай ук Ринат Шәфигуллинга амбулатория өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Биредә Гериатрия бүлеге – районара бүлек тә эшләячәк. Ул олы кешеләрнең авыруларын профилактикалау һәм дәвалау белән шөгыльләнәчәк.

 

Розалия Мостафина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев