Синоптик Татарстанда июльдә һава торышы нинди булачагын әйтте
Июньдәге салкыннар һәм яңгырлардан соң июльдә Татарстанга җылы көннәр килә.
Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте
«Июньдәге һава торышы кабатланмаячак», – дип билгеләп үтте ул.
Синоптик мәгълүматларына караганда, июльнең беренче яртысында төбәктә 25-30 градуслы җылы һава торышы фонында яшенле яңгырлар көтелә.
«Җылы, ләкин аерым көннәрдә кыска вакытлы яңгырлы һава торышы ай уртасына кадәр сакланачак. Июльдә температура нормадан югарырак булачак, дип фаразлана», – дип өстәде Шувалов.
Аның сүзләренчә, 9-10 һәм 13-15 июльдә яшенле яңгыр булу ихтимал. Калган көннәрдә явым-төшемнәрсез һәм климатик нормадан ике-өч градуска җылырак һава торышы көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең МАХ-каналга кушылыгыз: https://max.ru/join/FCC6jdLcKlakggSaD114n_EtmNar4gIlWnBZvw_t_SA
Нет комментариев