Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Синоптиклар республикада карның кайчан эреп бетәчәге хакында сөйләделәр

Татарстанда, гадәттә, апрельнең беренче декадасында күп урыннарда җир кардан ачыла.

Төбәктә 9-20 апрельдә ташу китә. Әмма бу язда, мөгаен, ул иртәрәк булыр, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь.

«Идел алды районнарының күбесендә кар катламының биеклеге - 5-25 сантиметр, ә калган районнарда 30-50 сантиметр тәшкил итә», - диде ул.

Казан читендә кар катламының биеклеге хәзер 30 сантиметр тирәсе. Антропоген фактор - биналар, предприятиеләр һәм транспорт хисабына шәһәрдә кар шактый тиз эри, дип искәртте Гоголь.

«Температура фонын һәм явым-төшемнәрне исәпкә алып, кар катламы интенсив рәвештә кимиячәк», - диде белгеч

 

 https://tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев