Эшкә яраксызлык кәгазе өчен түләүне исәпләү өчен алдагы ике елда уртача хезмәт хакы кулланыла.
Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча билгеләнгән пособие суммасын Социаль фонд сайтындагы шәхси кабинетта сылтама буенча (http://lk.sfr.gov.ru/), дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетта (https://eln.gosuslugi.ru/ ) белергә мөмкин.
Алдагы 2 елда кешенең хезмәт хакы булмаса яки уртача керем минималь хезмәт хакыннан түбән булса, пособие минималь хезмәт хакыннан исәпләнә. Больничныйны түләү күләменә шулай ук иминият стажы тәэсир итә. Әгәр 8 елдан артык стажы булганда, 100 процент күләмендә түләнә. Әгәр 5 елдан 8 елга кадәр стаж булса, 80 процент күләмендә. Әгәр 5 елдан кимрәк стаж икән, ул чакта 60 процент түләнә.
2024 елда максималь пособие күләме – 4 мең 39 сум 73 тиен. Пособиене күчерү вакыты – эш бирүче кирәкле мәгълүмат биргән көннән алып 10 эш көне эчендә.
фото: Татар-информ
Нет комментариев