Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Социаль фонды киләсе елда бердәм пособие күләме артачагын хәбәр итә

2024 елдан балаларга бердәм пособие һәм башка социаль түләүләр билгеләү һәм түләү өчен яшәү минимумнарының яңасы кулланылачак.

Категорияләр буенча расланган яшәү минимумнары турындагы карар республика Хөкүмәте тарафыннан расланган, дип хәбәр итә Лениногорск Социаль фонды.

Әйтик, Татарстанда җан башына яшәү минимумы киләсе елдан 12 219 сумнан 12 966 сумга кадәр артачак. Эшкә сәләтле халык өчен – 13 319 сумнан 14 133 сумга кадәр. Пенсионерлар өчен – 10 508 сумнан 11 151 сумга кадәр. Балалар өчен төбәктә яшәү минимумы 12 577 сум дип расланган.

Яңа артуларны исәпкә алып, киләсе елдан 17 яшькә кадәрге балаларга һәм йөкле хатын-кызларга бердәм пособие күләме артачак. Аерым алганда, балага бердәм пособие күләме 6288,50 сумнан алып 12 577 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Йөклелек буенча 12 атнага кадәр исәпкә алынган хатын-кызларга бердәм пособие база күләменнән –  7066,50 сумнан алып 14 133 сумга кадәр тәшкил итәчәк.


Исегезгә төшерәбез, бала туу һәм тәрбияләү буенча айлык пособие 2023 елның 1 гыйнварыннан кертелде һәм балалы гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга бирелә торган биш социаль ярдәм чарасын берләштерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев